Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Мәүлид ае башлау уңаеннан матбугат очрашуы узды. Изге айда нниди чаралар көтелә. Алар кайда уздырыла? Нинди яңалыклар бар? Әлеге сорауларга җавап хәбәрчеләребез язмасында.
Рабигыль әүвәл ае – мөселманнар өчен аеруча кадерле чорларның берсе. Бу ай күңелләрне иман белән баетырга, изге гамәлләрне арттырырга, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тормышын һәм васыятьләрен тагын бер кат барларга чакыра. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров журналистлар белән очрашудагы сүзен әнә шулай башлады.
Равил хәзрәт билгеләп үткәнчә Мәрҗани мәчетендә 18 нче августтан вәгазь кичләре башлана. Беренче вәгазьче – Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Моннан тыш Диния нәзарәтенең Зәкят хәйрия фонды һәрвакыттагыча Мәүлет аенда да мохтаҗларга ярдәм итү чаралары үткәрә.
29 августка тагәенләнгән Шәһәркүләм Мәүлиднең быел үткәрү урыны үзгә. Ул да булса — Иске татар бистәсенең Мәрҗани мәчете каршындагы мәйдан. Мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов сөйләп үткәнчә Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунакларга бай мәдәни мәгърифәти программа әзерләгән. Узган елдан аермалы буларак хаҗга юллама уйнату катлауландырылган . Башта бәхетле билет ияләре ачыклана. Барысы 10 кеше. Аннан алар арасында викторина уйнатыла. Тулы җавап бирүчеәр генә хаҗга юллама ота ала.
Шулай ук “Абыстай — тынычлык һәм татулыкны саклаучы , гореф- галдәтләр , гаилә, халыклар бердәмлеге” темалары турында ачык сөйләшү дә уздырыла. Ул татар абыстайлары –остазлары форумы буларак гадәттәгечә Мәрҗани мәчетендә үткәрелә. Гомумән һәр чара ислам диненең тәрбияви –әхлакый кыйммәтләрен аңлатуга юнәлтелгән.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.











