Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты. Башта ул “Следопыт” балаларны савыктыру лагеры һәм «Смеем мечтать!» гаилә мәктәбе эшчәнлеге белән танышты
Киләсе шимбәдә, 15 августта Иннополиста беренче тапкыр Геройлар ярышы узачак. Анда катнашу өчен 4 меңнән артык кеше теләк белдергән
15 августта «Зөя калкулыгы» тау чаңгысы курорты территориясендә XIX Халыкара тарихи техника фестивалендә ретроавтомобильләр һәм мотоцикллар узышын күреп булачак
Көндезге чыгарылы
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Айрат Сәет улы Әхмәтшинны Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор вазыйфасында тәкъдим итте
«Мобиль сайлаучы» сервисы эшли башлаган беренче ун көн эчендә Россия территориясендә уңайлы сайлау участогын сайлау мөмкинлегеннән республикабызның 5 мең 300гә якын кешесе файдаланган
Казанда «Россия – минем тарихым» тарихи паркында рус хакимнәре династияләренә һәм Ватан тарихының мөһимь вакыйгаларына багышланган «Рюриковичлар» һәм «Романовлар» мультимедиа
экспозицияләре яңартылды
Кичке чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәмә үзәгендә 5 илкүләм «Российские вкусы” азык-төлек күргәзмә- фестивале мәйданчыгында булды, анда Татарстан җитештерүчеләре экспозициясе белән танышты
Татарстанның алты министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советлар 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләрен анализлады. Утырышларда республиканың Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән, Спорт, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларының бурычларын үтәү мәсьәләләре каралды
Авария һәм аларда имгәнүчеләр саны кимүгә дә карамастан, быелның җиде аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 22 кешегә арткан












