Атналык күзәтү.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Айрат Сәет улы Әхмәтшинны Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор вазыйфасында тәкъдим итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты, “Следопыт” балаларны савыктыру лагеры һәм «Смеем мечтать!» гаилә мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.
“Мобиль сайлаучы” сервисы эшли башлаган беренче ун көн эчендә Россия территориясендә уңайлы сайлау участогын сайлау мөмкинлегеннән республикабызның 5 мең 300гә якын кешесе файдаланган.
Республикада урак көннән-көн кыза. Игенчеләр быел уракка гадәттәгедән соңарып керешсәләр дә, уҗым культуралары уңышын җыюны уңышлы оештырдылар.












