Иртәнге чыгарылыш
“Яшел Үзән” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонаны Түбән Кама районындагы яңа мәйданчык хисабына киңәйтәчәкләр. Территорияне махсус икьтисадый зонага кертү турында өстәмә килешү имзаланган инде
Август аенда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Әлеге проект сөекле шагыребезнең тууына 140 ел тулуга багышланган
«Казан сөлгесе» IX Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Әлеге мәдәни чара ЮНЕСКО ярдәмендә 28–30 августта узачак
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумын һәм күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты. Чара «Казан Экспо» үзәгендә оештырылд
Рөстәм Миңнеханов Кытайның «Шаньдун Хайспид» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания Кытайның транспорт инфраструктурасы секторында дәүләт инвестициясен гамәлгә ашыра
Инженерлык юнәлешләре, цифрлы фәннәр, сәнәгать дизайны һәм биомедицина буенча белгечләрне «КРУТЕХ» яңа Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетында әзерләячәкләр












