Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумын һәм күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты. Чара «Казан Экспо» үзәгендә оештырылды
Рөстәм Миңнеханов Кытайның «Шаньдун Хайспид» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания Кытайның транспорт инфраструктурасы секторында дәүләт инвестициясен гамәлгә ашыра
Инженерлык юнәлешләре, цифрлы фәннәр, сәнәгать дизайны һәм биомедицина буенча белгечләрне «КРУТЕХ» яңа Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетында әзерләячәкләр
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алла Самойлова һәм «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни-эшлекле симпозиумында катнашучылар белән очрашты. Кунаклар форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын, аерым алганда, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган эшлекле программаны билгеләп үттеләр
Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Алар республикада текболны үстерүдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Татарстан Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене — Оксана Саргинаны тәкъдим итте
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты, аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
Татарстанда коррупциягә каршы тору системасы ачык эшлекле мохитне үстерүгә һәм потенциаль партнерлар белән хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Бу хакта «РОСТКИ: Россия
һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумының «Бизнесны үстерүнең төп коралы буларак, коррупциягә каршы стандартлар» дигән темага узган сессиядә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,
Республикада коррупциягә каршы көрәш комиссиясе Президиумы рәисе урынбасары
Юрий Камалтынов белдерде
Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә республика телевидение һәм радио каналларында, матбугат чараларында 2026 елгы сайлау кампаниясендә катнашучылар өчен түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданнарын бүлү буенча җирәбә салу башланды
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашуда агросәнәгать комплексы үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары, урып-җыю кампаниясенең барышы, ярдәм чаралары, башка мәсьәләләр турында фикер алышты
Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә республика телевидение һәм радио каналларында, матбугат чараларында 2026 елгы сайлау кампаниясендә катнашучылар өчен түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданнарын бүлү буенча җирәбә салу башланды
25-30 августта Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла











