Иртәнге чыгарылыш
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән очрашуда агросәнәгать комплексы үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары, урып-җыю кампаниясенең барышы, ярдәм чаралары, башка мәсьәләләр турында фикер алышты
Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә республика телевидение һәм радио каналларында, матбугат чараларында 2026 елгы сайлау кампаниясендә катнашучылар өчен түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданнарын бүлү буенча җирәбә салу башланды
25-30 августта Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла
Көндезге чыгарылыш
Казанда “РОСТКИ: Россия-Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек” IV халыкара икътисадый форумының пленар утырышы булды. Ике илнең
сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен үстерү өчен кадрлар хәзерләү мәсьәләләре каралды. Утырышта
Республика
Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут,
Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле
Илчесе Чжан Ханьхуэй, Россия төбәкләре, Кытай провинцияләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов реконструкцияләнгән Казан дәүләт яшь тамашачы театрында булды.Татарстан Рәисе өчен яңартылган бинада экскурсия уздырдылар, театр тарихы турында сөйләделәр.
Татарстан Министрлар Кабинеты «Яңа өстәмә белем бирү педагогы» проектына түләү тәртибен раслады. Карар Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Кичке чыгарылышлар
Яңалыклар на 19 август 15.10
Татарстандагы «Арча» һәм «Турбина» сәнәгать парклары инфраструктурасын төзүгә һәм үстерүгә 304 миллион сум акча бирелә. Эшләрне 2027 елның 1 декабренә кадәр тәмамлау каралган.
Киләсе җомга көнне, 21 августта, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил Аппаратында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар телефон телефон линиясе узачак.
Татарстан Министрлар Кабинеты «Яңа өстәмә белем бирү педагогы» проектына түләү тәртибен раслады. Карар Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәүдә стратегик үсеш һәм илкүләм проектлары буенча Президент каршындагы Совет утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2015 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда 450 җәмәгать киңлеге — Парклар, скверлар, яр буйлары һәм башка территорияләр төзекләндерелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Казанда уникаль осталык үзәге янәшәсендә «РОСТКИ» IV Халыкара форумында катнашучылар Россия белән Кытай арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсеше символы буларак, барбарис, Кытай сливасы һәм нарат үсентеләре утырттылар.
Республикада 516 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 46 процентында бөртек суктырылган. 2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган, һәр гектардан уртача 42 центнер уңыш чыга.











