Иртәнге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәүдә стратегик үсеш һәм илкүләм проектлары буенча Президент каршындагы Совет утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2015 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда 450 җәмәгать киңлеге — Парклар, скверлар, яр буйлары һәм башка территорияләр төзекләндерелгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Казанда уникаль осталык үзәге янәшәсендә «РОСТКИ» IV Халыкара форумында катнашучылар Россия белән Кытай арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсеше символы буларак, барбарис, Кытай сливасы һәм нарат үсентеләре утырттылар.
Республикада 516 мең гектарда, ягьни барлык мәйданның 46 процентында бөртек суктырылган. 2 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган, һәр гектардан уртача 42 центнер уңыш чыга.












