Кукмара районында яңа футбол мәйданчыгы (21.08.2026)
Яңа уку елы башланырга да күп калмый. Барлык респбулика мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзерләнә. Әйтик, шушы көннәрдә Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яңа футбол мәйданчыгы барлыкка килде. Бу шатлыклы вакыйга, җирле эшмәкәр ярдәме һәм битараф булмаган халыкның тырышлыгы нәтиҗәсендә булдырылган.












