Иртәнге чыгарылыш
Татарстанга эш визиты белән Мәскәү мэры Сергей Собянин килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов,” КамАЗ » АҖ генераль директоры Сергей Когонин озатуында алар «КамАЗ» автомобиль заводында булдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме
белән быела юл-урам челтәрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә ел саен үткәрелүче «Бал бәйрәме» узды – әлеге чара барышында шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте
Көндезге чыгарылыш
Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллының 59 нчы күптелле “Адымнар” гимназиясендә булды. Алар уку йорты концепциясе белән таныштылар, укытучылар, балалар, әти-әниләр белән очраштылар
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Анда республика гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге турында фикер алыштылар
Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 531 мең гектар мәйданда суктырылган. Бу барлык мәйданның 48 процентын тәшкил итә
Кичке чыгарылышлар

Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән ачылды. Быел башкалада Татарстан мәдәнияте көннәре 16нчы мәртәбә уздырыла
Түбән Камадагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасында Россиядә югары сыйфатлы азык аминокислотасы — метионин җитештерү буенча беренче завод төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе
Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев катнашты
Бүген Казанда яңа төр троллейбус һәм трамвайлар маршрутка чыкты. Яңа троллейбус 1, 5 һәм 8 номерлы, трамвай исә 7 номерлы маршрут буенча сынау уза. Әлеге сынаулардан соң, техникаларны сатып алу турында карарга киленәчәк
Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән ачылды. Быел башкалада Татарстан мәдәнияте көннәре 16нчы мәртәбә уздырыла