Бүген без яшь дуслартыбызга әкият сөйләргә булдык. Махсус сезнең өчен дип, тапшыруыбызда “Әкият капчыгы” дигән сәхифә ачабыз!
Йә, капчыкта нинди әкиятләр бар икән, карыйк әле. ӘҺә, “Кыңгырау чәчәк”. Язучы апабыз Резеда Вәлиева язган. Аны Дания Нурлы укый. Дания апаның Галиәсгар Камал театрында күп еллар сәхнә тоткан актер бит ул, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы булуын беләсездер. Балалар өчен язылган спектакльләрдә дә шундый кызык итеп уйный ул. Әкиятләрне дә оста сөйли. Менә, тыңлыйк әле үзен.












