Буа районы, Исәк авылында авыл укытучысына багышлап скульптур композициясен ачу тантанасы (22.08.2026)
Безнең балаларыбызның, безнең халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Нәкъ шушы сүзләр Буа районында авыл укытучысына багышлап ачылган һәйкәлгә уеп язылган. Шушы көннәрдә Исәк авылында әлеге гаҗәеп үзенчәлекле скульптур композицияне ачу тантанасы булып узды. Ачылыштан безнең махсус репортаж.











