Зәй районы (28.08.2026)
Зәй аграрийлары шикәр чөгендерен алуга кереште. Һава торышының яхшы торуы эшне туктатмыйча алып барырга мөмкинлек бирә. Быел район кырларында татлы тамыр 9600 гектарда үстерелде. Уңыш гектарыннан 500 дән артык центнер чыга, ди агрономнар. Эш берьюлы өч агрофирмада оештырылган. Моның өчен 10 куәтле Ропа комбайннары җәлеп ителгән.












