Россиядә сентябрь сайлауларын уздырганнан соң мобилизация игълан итәчәкләр дигән сүз дөрес түгел. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
«Бу – сафсата. Бу – Россиягә мәгълүмати һөҗүм», – диде Россия лидеры Кыргызстанга визиты нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуында.
Исегезгә төшерәбез, Путин республикага дүшәмбе көнне ШОС саммитында катнашу өчен килде.











