Буа районының Иске Тинчәле авылында Кыям Абрамов исмендәге мәчетнең беренче юбилее узды.
Буа раойнының Иске Тинчәли авылы- мәчетләре, хәзрәтләре белән дан казанган авылларның берсе. Бу авылда ике мәчет эшләп килә. Шуларның берсе Кыям Алимбәк улы Абрамов исемен йөртә. 2021 нче елда ачылган мәчетнең быел беренче 5 еллык юилеена респбуликбаызның дин әһелләре, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, төрле төбәкләрдән кунаклар җыелды.
Әлеге мәчет заманында Татарстан АССР халык комиссарлары шурасы рәисе булып эшләгән, ватанпәрвәр Кыям Абрамов исемен йөртә. Ул хәзерге Татарстанның, аның сәнәгате һәм аграр тармагының үсешенә зур өлеш керткән шәхес
Кыям Абрамов исемен йөрткән мәчет, авыл халкы, битараф булмаган якташлары, аеруча Буа якташык җәмгыяте вәкилләре ярдәмендә төзелә.
Мондый якташлар истәлеге яшәргә һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиеш.“Авылның күрке – мәчет, мәчетнең күрке – халык”, диләр. Авылга ямь биреп торучы Кыям мәчетендә киләчәктә дә азаннар әйтелеп, намазлар укылып торсын.











