Катнашуга яшь буынны берләштерүче заманча тантаналы музыкаль әсәрне тәкъдим итәргә әзер авторлар һәм иҗат коллективлары чакырыла.
Бәйгене республиканың яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмалары үткәрә.
Оештыручылар конкурсның төп бурычларыннан берсе дип яшьләрнең бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы, республика үсешендә катнашырга омтылышын чагылдырган музыкаль символын булдыруны атыйлар.
10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстан Яшьләр министрлыгының «ВКонтакте» дагы рәсми битендә Ачык онлайн-тавыш бирү узачак. 21-31 октябрьдә, эшләрне оештыручылар вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр, композиторлар, шагыйрьләр, педагоглар һәм башка экспертлар кергән жюри караячак.
Җиңүчене 1 ноябрьдә билгеләячәкләр. Конкурсның приз фонды 100 мең сум тәшкил итә.











