Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Быел 70тән артык илнең вәкилләре форумдa катнашырга теләк белдергән. Төп чит ил кунаклары арасында Индонезия Президенты Прабово Субианто, Монголия Премьер-министры Ням-Осорын Учрал, Мьянма вице-премьеры Ньо Со һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Дин Сюэсян бар.
Көнчыгыш икътисади форумы мәйданчыгында Татарстан стенды эшли, анда форумда катнашучылар республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы белән таныша ала.
Көнчыгыш икътисади форумы – Россиянең Азия-Тын океан төбәге илләре белән хезмәттәшлеген үстерүдә төп мәйданчыкларның берсе.
Агымдагы елның июнендә Казанда оешма белән мөнәсәбәтләр урнаштыруның 35 еллыгына багышланган Россия – АСЕАН саммите узды. Аның нәтиҗәләре буенча яклар дүрт документ (Казан декларациясе, 2026-2030 елларга Стратегик партнерлыкны гамәлгә ашыру буенча комплекслы гамәлләр планы, энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында уртак гариза һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек хакында уртак гариза) кабул итте.











