Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы күргәзмәсен карады, Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Республикада 886 мең 479 гектарда, ягьни барлык мәйданның 80 процентында бөртек суктырылган, 3 миллион 115 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.
Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүнең төп кампаниясе тәмамланды. Абитуриентлар 29 меңнән артык гариза биргән, 17 меңгә якын кеше бюджет урыннарына укырга кергән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов август ае йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингын җитәкләде.
Чаллыда «Иң яхшы йөк машинасын йөртүче» Бөтенроссия конкурсы башланды. Яр буе паркы мәйданында керү юлында «КамАЗ» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән техника күргәзмәсе оештырылды.
Казанда «Россия халыкларының традицион киемнәре» дигән Бөтенроссия фестивале башланды. Фестиваль 6 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков Лаеш районының Столбище авылында янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны хәзерләү буенча укыту-күнегүләр комплексын, яңа янгын сүндерү-коткару часте бинасын ачты.
Казанда «Комплекслы иминлек » XVI Халыкара иминлекне тәэмин итү чаралары салонының пленар утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков катнашты.
Татарстан Министрлар Кабинетында «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивален уздыруга багышланган утырыш узды. Фестиваль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керә, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтә.











