“Гөлбакча” дигән сүзнең ни аңлатканын сез, әлбәттә, беләсез. Сез көн саен барып йөри торган балалар бакчысы кебек ул. Аерма шунда гына, “Гөлбакча”да тәрбияче апагыз мин булырмын. Исемем Фәйрүзә Мөхәммәтвәли. Ә, тагын бер аермасы бар икән әле: сезнең бакчадагы уенчыклар урынына, “Гөлбакча”да – җырлар, шигырьләр, такмаклар, әкиятләр. Әкият дигәч искә төште әле. Безнең бит сезгә дип әзерләп куйган бик шәп әкиятебез бар. “Тылсымлы мөгез” дип аатал. Аны балаларны бик тә ярата торган шагыйрь Фаяз Фәизов язган. Язган да, мә әле, моны минем нәни дусларыма укы әле, дип, элекке елларда радиода режиссер булып эшләгән Фәрит Җәләй абыегызга биргән. Фәрит Җәләй әкиятне әкәмәт кызык итеп укп, магнитофонга яздырган. Аннары шунны, үзе яздырган әкиятне, музыка белән бизәгән. Шулай тырыша торгач, тыңлап туеп булмый торган тапшыру килеп чыккан. Әйләгез, без дә бергәләп тыңлыйк әле шул “Тылсымлы мөгез”не. Ләлә исемле чая кызның урманда күргән маҗаралары турында ул һәм шүрәле турында.












