Татарстанда федераль сайлау округы һәм бер мандатлы алты сайлау округы буенча тавыш бирү өчен ике дәүләт телендә 5,8 миллионга якын сайлау бюллетене әзерләнә.
Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча хәйрия кампаниясе башланды.
18 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге территориясендә беренче тапкыр «Яшьләр вакыты» мультиформатлы республика фестивале узачак.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татарстан Республикасы халкы өчен бушлай татар теле курслары башлап җибәрә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегендә Дубайда ел саен үткәрелә торган инвестиция форумын ачу тантанасында чыгыш ясады.
Быел Казанда юлларны төзекләндерү эшләренә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә әйтелде.
Республикада 962 мең 283 гектарда, ягьни барлык мәйданның 87 процентында бөртек суктырылган, 3 миллион 332 мең тоннага якын ашлык җыеп алынган.












