Тапшыруыбызның бу өлешен авыл эшчәннәренә багышлыйбыз. Сүзебез шушы көннәрдә 85 яшен тутырган Рафик Җамалетдин улы Гыйльметдинов белән таныштырудан башлыйбыз. Ул яшь чакта күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, ә дөньялар үзгәреп киткәч, фермер хуҗалыгыҗитәкчесе була, хәзер аның эшен улы Рөстәм дәвам итә. Бу күркәм гаилә башлыгы белән сезне журналист Фәнис Мөхәммәтов таныштыра.
Урманда саф һава булып тузан булмаса да, аның эше бик күп. Урманчы хезмәте катлаулы, куркыныч һәм күп очракта тиешле бәяне алмый. Ул табигатьне саклау белән шөгыльләнә, ресурсларны белеп файдалана. Урманчылар бәйрәмендә хезмәткәрләрне хөрмәтлиләр. Сентябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ясыйлар. Ә бу бәйрәм 1966 елда СССРда беренче тапкыр үткәрелә. Безнең тапшыруда социаль хезмәт эше буенча белгеч Альбина Вәлиева катнаша.










