Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының 2027-2029 елларга Республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауга багышланган утырышында катнашты. Утырышны Премьер-министр Алексей Песошин үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «Элекон» заводында булды, заманча җиһазландырылган
цехларны карады, Хәтер стеласына чәчәкләр салды.
Татарстан районнарына сак астында 5 миллион 800 меңнән артык бюллетень җибәрелгән. Алар территория сайлау комиссияләренә китерелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «НЕдетский разговор» проектына кушылды. Ул Казанның «Урам» экстрим-паркында студентлар белән аралашты.
Татарстан Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үткәрергә әзерләнә. Бәйрәм чаралары 5-8 октябрьдә узачак.
Республикада 974 мең 300 гектарда, ягьни барлык мәйданның 88 процентында бөртек суктырылган, 3 миллион 365 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты ректоры, Россия медицина һәм фармацевтика югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе, Россия урологлар җәмгыяте җитәкчесе Петр Глыбочко белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында «Алга» дигән өсте ябулы футбол манежын ачуда катнашты. Видеоэлемтә аша шундый ук объектларны Алексеевск, Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында да ачтылар.
Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга 450 гә якын журналист, 87 массакүләм мәгьлүмат чарасы аккредитацияләнгән. Сайлауларга 14 мең күзәтүче әзерләнгән, тулы видео теркәү системасы урнаштырылган.












