Казанда «Добро дело» — «Изге эш» хәйрия фонды махсус хәрби операция башлангннан бирле солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү эшен алып бара. Якын арада чираттагы хәйрия концерты оештырылды.
Биредә җыелган матди ярдәм солдатларга кирәк-яракны алу өчен тотыла. Чарада җырчылар бик тиеләп, ихластан катнаша ди оештыручылар. «Добро дело» — «Изге эш» хәйрия фонды төрле яклап хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм эшен дәвам итә. Гуманитар йөккә һәрвакытта төзелеш материаллары, киемнәр, техника, кирәк-яраклар туплана. Һәрдаим солдатларпның үзләренә җиткерелә.











