Торак йортларда һәм социаль объектларда җылытуны һаваның уртача тәүлеклек температурасы биш көн рәттән +8 градустан түбәнрәк торганнан соң башлап җибәрәләр.
Җылыту сезоны башлану турындагы карарны җирле хакимият мондый температура режимы урнаштырылганнан соң алтынчы көнне кабул итә. Ул шәһәр яисә район администрациясе карары белән рәсмиләштерелә, анда тоташтыру графигы языла: башта җылыны социаль объектларга – мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына, аннары торак йортларга бирәләр. Җылыту сезонына әзерлек паспорты алган йортларга гына кертелә. 2026нчы елның 1нче сентябреннән әлеге документның булуы мәҗбүри. Йортның әзерлеген җирле администрация, җылылык белән тәэмин итүче оешма һәм Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре катнашында махсус комиссия бәяли.











