Татарстанда һәр елдагыча гошер сәдакасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату буенча киң колачлы хәйрия кампаниясе дәвам итә.
Шуңа бәйле рәвештә, Нәзарәт 2026нчы елның 19нчы сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Теләгән һәр кеше үз хуҗалыгында җыеп алынган уңыштан өлеш чыгара ала. Ул мәчетләрдә кабул ителә. Җыелган азык-төлек бердәм рәвештә мохтаҗларга һәм аз керемле гаиләләргә таратыла. Гошер ул – сәдаканың махсус төре. Уңыш җыеп алынганнан соң, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга тапшыру дигән сүз. Искәртеп үтик, 2025нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.











