Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәгә 12нче сентябрьдә эшли башлый.
Сәүдә 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Казанда ярминкәләр 14 мәйданчыкта эшли, Түбән Камада – өч, Яшел Үзәндә – ике, тагын бер мәйданчык Чаллыда оештырылачак. Җитештерүчеләр продукцияне ярминкәләрдә ваклап сату бәяләреннән 20 процентка кадәр түбәнрәк бәядән сата ала. Бу сәүдә урыннарын түләүсез бирү һәм ягулык-майлау материалларына чыгымнарны компенсацияләү хисабына тәэмин ителә.











