Быел сентябрь аенда күренекле галим, филология фәннәре докторы Илдар Низамовның тууына 90 ел тулды. Узган тапшыруларда без, әлеге датага әзерлек йөзенән, “Илдар Низамов мирасы” дигән сәхифәдә
күренекле шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның тел белән эш итү осталыгына багышланган язма тыңлый башлаган идек. Бүген игътибарыгызга аның дәвамы тәкъдим ителә.












