13нче сентябрь — басма татар китабы тарихындагы мөһим даталарның берсе. Моннан 226 ел элек, 1800 елның 13нче сентябрендә, Россия империясе Сенаты Казанда казна басмаханәсе («Азия типографиясе») ачарга, анда Коръән һәм башка китапларны бастырып чыгарырга рөхсәт бирә. Бу карар татар телендә китап бастыру тарихында мөһим адым була. Иртәгә Татар китабы йортында беренче тапкыр «Татар китабы көне» уза. Биредә «Җыен» фонды чыгарган «Шәхесләребез» сериясе кунакханәсен ачу; «Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» лекциясе. «Китап кунакханәсе»ндә татар халкы һәм Татарстан тарихы белән бәйле шәхесләргә багышланган китаплар белән танышырга була. Шулай ук бу урында ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә нисбәтле лекцияләр укыла, фикер алышулар үткәрелә.











