Казанда уктан ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры
Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Казанда шулай ук Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына уктан ату буенча Бөтенроссия ярышлары ачылды.
Ял көннәрендә Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы, Яшел Үзәндә икешәр урында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында узды. Барлыгы 106 миллион ярым сумлык продукция сатылды.
«КамАЗ-мастер» командасы автоузышчылары «Уральский рубеж» Россия чемпионатында беренче-икенче урыннарны яулады. Иң яхшы вакыт күрсәткән Дмитрий Сотников экипажы беренче урынга чыкты. Богдан Кәримов лидердан 14 секундка артта калып, финишка икенче
булып килде.
Казанның «Ак Барс Арена» стадионында җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы»на V Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды Анда Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Михаил Дегтярев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева санитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге көне белән котлады.
Республикада «Татарстанның чиста
урманнары» традицион акциясенең көзгы этабы башланды. Әлеге чара урманнарда
уңай санитар-экологик вазгыять тудыруга юнәлтелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Биектау районында республиканың сөт терлекчелегенең төп селекция — генетик үзәгендә һәм «Элита» нәсел предприятиесендә булды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева санитария-эпидемиология хезмәте
хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – федераль дәүләт санитария-эпидемиология
күзәтчелеге көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Республика Премьер-министры
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда быелның алты аенда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков Луганский Халык Республикасының Татарстан шефлык иткән Лисичанский шәһәрендәге күп балалы ике гаиләгә уку елы белән котлап, бүләкләр тапшырды.










