Татарстан китап нәшриятының китап кибете Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры бинасында да ачылдыТатар театрының 120 еллыгына багышланган күркәм чараларның берсен хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
“Камал театры – татар көн дә җыела торган милләт йорты. Китап кибете дә ачылу тамашачы өчен икеләтә форсат.
Яңа бинаның заманча залларында халыкара күләмендәге чаралар да уза. Бу җәһәттән дә биредә татар китабының зәвыклы кибетен ачу бик кирәкле гамәл.
Театр һәм китап бергәлеге табигый ди тантаналы чарада катнашкан Илшат Әминев.
Театрның беренче китап коллекциясе «Зәңгәр шәл» дип атала.
Алга таба театр һәр премьерага яңа коллекцияләр тәкъдим итәргә планлаштыра.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары











