Шушы көннәрдә ягъни 16 нче сентябрьдә Россиянең мәгариф отличнигы, Арча районының мөхтәрәм ветераны, мактаулы гражданины, җәмәгат эшлеклесе, озак еллар данлыклы Арча педагогия көллиятен җитәкләгән Сәгъдиев Илдус Абдрахман улы арабыздан китте. 25 нче декабрьдә аңа 90 яшь тулыр иде.
Ул үзенең бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлады, игтибарлы, гадел җитәкче, остаз булды. Меңнәрчә укучыларга безгә белем дөнясына кызыксыну уятып кына калмыйча, һәрберебезгә олы ихтирам белән карый иде. Илдус Абдрахмановичның төпле киңәшләре бүген дә безне тормышта озатып бара. Хөрмәтле Илдус Абдрахмановичның якты истәлеге безнең Арча педагогия көллиятен тәмамлаган укучылары күңеләндә һәрвакыт сакланыр.











