Бүген мөһим сәяси вакыйга 9 нчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче көне. Бүген иртәңге сигездән респбуликабызның барлык саулай участоклары ачылды.
Исегезгә төшерәбез Сайлау кампаниясендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 сәяси партия катнаша.Быел республикада барлыгы 2 мең 742 сайлау участогы эшли. Казанда тавыш бирү өчен 465 мәйданчык оештырылган. Быел 43 меңгә якын татарстанлы яшь сайлаучылар, алар сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Сайлауның өч көн узуы һәр сайлаучыга, эш графигына яраклашып, үзенә уңайлы вакытта сайлау участогына килергә мөмкинлек бирә.











