Һава торышы да Республикада атна азагына җылы булыр дип фаразлана. Бүген 18 нче сетябрьдә явым төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 8 метрга кадәр.Көндез һава температурасы 22 градуска кадәр күтәрелә.Алдагы атнада да Татарстанда җылы һава торышы көтелә.
Синоптиклар сентябрьнең икенче яртысында һава температурасы нормадан 1 градуска югарырак булыр дип хәбәр иткән иде, Октябрьдә Татарстанда «әбиләр чуагы»ның тагын бер дулкыны булырга мөмкин.











