Мәктәпләрдә бу көннәрдә сайлау комиссияләре урнашачак. Укучылар өчен уку процессы музейларда; ачык һавада дәресләр һәм чаралар; экскурсияләр; һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар рәвешендә альтернатив форматларда оештырыла..
Сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары тавыш бирү көннәрендә эшләмәячәк. Бу көннәрдә күрше мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар өчен дежур төркемнәр оештырыла.
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза.











