Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ярдәм» инклюзия үзәген ачуда катнашты. Үзәк Серов урамында урнашкан, күрү сәләте бозылган һәм терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләр өчен бушлай хезмәт күрсәтә.
Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Иң күп ашлык Буа районы хуҗалыкларында җыеп алынган – 172 мең 230 тоннага якын. Арча районында 163 мең 13 тонна бөртек суктырып алынган.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артистлары 24 сентябрьдә Мәскәүдә Россия Кече театры сәхнәсендә «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклен күрсәтергә җыена.












