Ике көндә сайлау участокларында 31 меңгә якын татарстанлы вакцинация ясаткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген сайлау участокларындагы вакцинация ясату пунктлары соңгы көн эшли. Татарстанлыларның тавыш бирү генә түгел, сәламәтлеген кискен респиратор вируслы инфекцияләрдән саклау мөмкинлеге дә бар», – дип билгеләп үттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Вакцинация пациентны табиб тикшергәннән соң үткәрелә. Белгечләр прививканы беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләргә һәм йөкле хатын-кызларга, шулай ук һөнәри эшчәнлеге буенча кешеләр белән еш аралашучыларга, мәсәлән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә ясатырга киңәш итә.












