18-20 сентябрьдә узган Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында «Җәмәгатьчелек фикере – Татарстан» фонды сайлау участокларында сораштырулар үткәргән.
Сораштыруда 18 мең кеше катнашкан. Аларның 60 проценты, ягъни 11 меңгә якыны үз сайлаулары турындагы мәгълүмат белән уртаклашырга ризалашкан. Бу хакта КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Мария Ефлова хәбәр итте.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә бүленгән:
«Бердәм Россия» – 71,7 процент;
ЛДПР – 4,3 процент;
Туры демократия партиясе – 0,4 процент;
«Яшелләр» – 0,8 процент;
«Гадел Россия» – 2,4 процент;
«Родина» – 0,3 процент;
КПРФ – 11,2 процент;
Пенсионерлар партиясе – 0,6 процент;
«Россия коммунистлары» – 0,5 процент;
«Яңа кешеләр» – 6,7 процент.
«Шулай ук респондентларның 1 проценты бюллетеньнәрен бозуы турында әйтте», – дип өстәде Ефлова.












