Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш бирүнең 3 нче көне. Сайлау участоклары бүген кичке сәгать 8гә кадәр ачык була.
Татарстанда сайлауларның ике көнендә барлык сайлаучыларның 57,8 проценты үз тавышын биргән. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау барышына йогынты ясарлык сайлау законнарын бозу очраклары буенча шикаятьләр килмәде, дип хәбәр иттеләр Республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә.
20 сентябрь 13.50. Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш бирүнең 3 нче көне. Сайлау участоклары бүген кичке сәгать 8гә кадәр ачык була.
Көдезге сәгать 12гә булган мәгълүматлар буенча, республикадагы сайлау хокукына ия гражданнарның 64,5 проценты тавыш биргән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.
«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары нигезендә, 20 сентябрьнең 18.00 сәгатенә Татарстанда Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучылар саны 72,4 процент тәшкил иткән.












