Ватанпәрвәрлек илебездә — ясалма уйлап табылган, читтән мәҗбүри тагылган төшенчә түгел, ул — тамырлары белән ерак тарихка тоташучы халәт. Кайбыч районында да Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны элгәрләренең сугышчан традицияләрен лаеклы дәвам итә. «Җиңү танкы» мемориалы янында узган митинг шуның бер дәлиле. Тантаналы чарада Казан югары танк командирлары училищесының курс начальнигы, полковник Руслан Әфлиев та катнашты.
Быел Кайбыч районынынң Иске Тәбердин авылында туган Советлар Союзы Герое, Ленин ордены иясе Михаил Кузьминның батырлыгына 85 ел тула.
“Кайбыч районы үзенең батыр сугышчылары, аларның дәвамчылары белән белән хаклы рәвештә горурлана.
Ватанпәрвәрлек – милли бердәмлекнең нигезе. Районда Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе дә бик актив эшли. Яшь армиячеләр митингта да чыгыш ясады.
Мөршидә Җиһан, Айгөл Хәйретдинова. Татарстан яңалыклары.











