Чүпрәле районының Яңа Үби авылында яшәүче Валентина Ярзуткина 20 нче сентябрьдә 100 яшь тулды. Район тарихыннан да өлкәнрәк Валентина әбекәй бер гасырлык юбилеен ничек һәм кемнәр белән каршылады? Чүпрәледән Мөршидә Җиһан репортажы.
Яулыкларын рәтләп көязләнеп утыручы Валентина Ярзуткинага паспортына карамасаң 100 яшь бирерлек тә түгел. бер гасырлык юбилеен ул сайлау участогында бәйрәм итә башлады . Матур киенеп медальләрен тагып гражданлык бурычын үтәргә килгән.
100 яшькә җитсәм дә беркайчан да бүлнистә ятканым юк, күзлек тә кимим дип сөйли җирле җитәкчлеккә.
Туган көнендә исәнлек саулык теләп гөлгә аллы-гөлле гөлчәчәккә күмделәр, Валентина әбекәйне. Мәктәп укучыларының тамашачысы берәү генә әмма берәгәйле булды ул көнне. Валентина Ярзуткина заманында ниләр генә кичермәгән. Бөек ватан сугышы елларында вагоннар бушатырга да йөргән , урманда утын да кискән. Әмма ул беркайчан да зарланмый.
Чүпрәле районы оешканга 95 ел тулуга багышланган тагын бер истәлекле медаль дә тагылды аңа. Димәк, Валентина Ярзуткина районнан да өлкәнрәк. Сезне 95 яшь тулган көнегез белән котлаганда яңадан киләм сүз биргән идем дип вәгъдәсен искә төшерде Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров.Олуг юбилее уңаеннан ил башлыкларыннан да котлаулар килгән.
Авыл җирлеге башлыгы да буш кул белән килмәгән, иң изге теләкләре, бүләкләре белән бергә Хушпу да китергән. Безнеңчә бәлеш була инде. Үз күчтәнәчегез белән чәй эчәрсез дип кунакларны өенә чакырды Валентина әбекәй. Туган теле чувашчадан тыш ипилек чәйлек дигәндәй русча да татарча да белән икән.Иң изге теләк киңәшләрен ирештерде.
Күңел җылыысын кушып чиккән мендәр тышлыкларыннан ук Валентина Ярзуткинаның алтын куллы булуы, үрнәк гомер кичерүе күрнеп тора. Бүген ул оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Мөршидә Җиһан, Ранилә Алиуллова . Татарстан яңалыклары өчен махсус Чүпрәле районыннан.











