18,19, 20 сентябрьдә республикада Федераль Җыенның Дәүләт Думасына һәм төбәк органнарына депутатлар сайлаулар узды. Республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2 миллион 250 мең 967 сайлаучы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 76,7 проценты.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты. Алар республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Барлык мәйданның 95 процентында бөртек суктырылган. Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Барлык мәйданның 95 процентында бөртек суктырылган.











