Спорт — яшәү чыганагы “Алтын туп” хәзер Татарстанда да бар. Ул кайда һәм аннан кемнәр файдаланачак?
Чүпрәле районында ачылаган ябык футбол манежы нәкъ шулай атала. Спорт сарае Татарстанның спорт объектларын төзү республика программасы кысаларында төзелгән.
Чүпрәле районында спортка көнннән-көн игътибар арта. Шул исәптән футболга да. 10 яшүсмерләр һәм 10 өлкәннәр командасы булу моңа ачык дәлил.
Алтын тупта спорт сөючеләргә барлык шартлар да тудырылган. Яңа сафка баскан манежда ел дәвамында шөгыльләнергә мөмкин. Кар да, яңгыр да комачауламый.
Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә бу районда күләме буенча зур булган бишенче, ә тулаем 105нче спорт объекты. Аны төзүдә актив катнашкан төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.











