18,19, 20 сентябрьдә республикада Федераль Җыенның Дәүләт Думасына һәм төбәк органнарына депутатлар сайлаулар узды. Республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2 миллион 250 мең 967 сайлаучы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 76,7 проценты.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты. Алар республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Барлык мәйданның 95 процентында бөртек суктырылган. Республикада игеннәрне урып-җыю тәмамланып килә. Барлык мәйданның 95 процентында бөртек суктырылган.
Көндезге чыгарылышлар.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Фәннәр Академиясендә “Технологик лидерлыкны тәэмин итү проекты нигезендә төбәкнең транспорт мобильлеген үстерү” дигән темага сессия утырышы була. Чара республика Дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә уздырыла, ул Татарстан Фәннәр Академиясенең 35 еллыгына багышлана.
Казанда «Беренче һәм бердәнбер» исемле яңа китап нәшер ителде. Басма татар чик сакчылары арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршинның батырлыгына һәм тормыш юлына багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе атнаның дүшәмбе көнендә — 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында сәгать 10 да башлана.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Comtrans-2026» Халыкара коммерция транспорты күргәзмәсен ачуда катнашты. Чара «Казан Экспо» үзәгендә уза.
Татарстанда Оренбург трактының чираттагы этабын төзүне киләсе елда тәмамларга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе атнаның дүшәмбе көнендә — 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясаячак. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында сәгать 10 да башлана. Шул ук көнне җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы була.
“Comtrans-2026” Халыкара коммерция транспорты күргәзмәсендә Саратовта автомашиналарга тарату тартмаларын җитештерүне оештыру ниятләре турындагы декларация имзаланды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналы аша Түбән Кама халкын шәһәрнең 60 еллыгы белән котлады.











