Ул Апас халык театрының 55 еллыгы һәм Татарстанның атказанган артисты Асия Хәйруллинаның тууына 105 ел тулу уңаеннан оештырыла. Ул татар сәхнә теле мәктәбен оештырган кеше.
Дәрәҗәле исемнәр алган 6 укучысы бүгенге көнгә кадәр туган телебезгә хезмәт итте. Сәхнә теле ул – халкыбызны яшәтә торган алым, чөнки сәхнәдә үрнәк әйтелеш һәм халкыбызның миллилеге саклана. Тамашачылар өчен Г.Камал, К.Тинчурин һәм Әтнә дәүләт театрлары артистлары катнашында махсус чыгышлар да әзерләнә. Фестиваль бырышында балалар театр коллективларына аерым игътибар бирелә. Алар өчен республиканың танылган артистлары һәм режиссерлары осталык дәресләре үткәрә. Бу балаларга текст белән эшләргә, үзләрен сәхнәдә тотарга, тел байлыкларын арттырырга ярдәм итәр дип белдерә оештыручылар. Халык театрлары үзләренең иҗади эшләрен октябрь һәм ноябрь айларында Апас мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтә. Фестивальгә 10нчы декабрьдә Апас халык театрының 55 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында йомгак ясалыр дип көтелә. Биредә һәр театр коллективы аерым номинациядә бүләкләнә.











