Татарстанда 2026нчы елда бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100 балл җыючылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертелде.
Бер фәннән 100 баллга бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен түләү күләме – 15 мең сум, ике фәннән – 25 мең сум, өч фәннән 100 балл өчен 35 мең сум бирелә.











