«Счастливые истории» хәйрия фонды оештырган «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби бәйгесенең финалы якынлаша. 10–17 яшьлек егет-кызлар бәйгедә татар, рус телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнаша. Бәйгенең төп максаты, яңалыклары турында студиябез кунагы язучы, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











