Казан — зур футбол вакыйгасын — Россия һәм Иран җыелма командаларының очрашуын кабул итәргә әзерләнә. Ул иртәгә 29 нчы сентябрьдә «Ак Барс» стадионында уза. Шулай ук матчка кадәр, җанатарлар өчен бай программа әзерлиләр, аларның Россия футболы легендалары белән аралашу мөмкинлеге була. Матч кичке сигезенче яртыда башлана











