Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында киләсе елда Җиңү Паркында мемориаль такта һәм Махсус хәрби операция музее төзергә кушты.
«Татарстан бүлекчәләренең батырлыгын мәңгеләштерү һәм аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен күрсәтү максатларында республика Хөкүмәтенә Казан мэриясе белән берлектә киләсе елда Җиңү паркында Махсус хәрби операция мемориаль зонасын һәм музеен төзү эшләрен тәмамларга кушам», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сугышчыларыбызның төп таянычы – нык тыл, дип өстәде.











