Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәләрендә республика халкын Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көне белән котлады.
«Донбасс һәм Яңа Россиянең Россиягә кушылу көне белән! Без Лисичанск һәм Рубежноега ярдәм күрсәтүне, мәктәпләрне, хастаханәләрне, инфраструктураны торгызуны дәвам итәбез. Донбасс һәм Яңа Россиянең һәр йортына тыныч күк йөзе, җылылык һәм иминлек телим!» – дип язган ТР Рәисе «МАХ» мессенджерындагы каналында.
«Башкарыла торган эш бик мөһим: бу балаларның якты киләчәге, гаиләләрнең тынычлыгы дигән сүз. Без бергә, без бердәм! Җиңү безнең якта булачак!» – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.











