Милләтнең киләчәге – аның сабыйларында. Ә сабый күңеле – ап-ак кәгазь. Аңа нинди сүзләр, нинди моңнар язылса, милләтебезнең язмышы да шундый булыр. Менә шушы изге гамәлне – иң самими йөрәкләргә туган телебезнең бөеклеген салу бурычын үз өстенә алган фидакарь затларыбыз бар. Алар – безнең тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз! Шушы көннәрдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында милли рух тантана итте. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен «Туган Тел Фестивале» һөнәри бәйге-премиясенең финалы гөрләп узды.











