Һәр милләтнең җаны – аның әдәбиятында, моңында, сүзендә. Шушы көннәрдә Милли китапханәдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештырды. Фестивальнең төп партнеры – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Яшьлек һәм тәҗрибә, тарих һәм киләчәк бер йодрыкка тупланган чара иде бу. Биредә һәркем күңеленә якын шөгыль тапты: өч көн дәвамында лекцияләр, фикер алышулар, документаль фильмнарның премьералары, күргәзмәләр, буккроссинг, ачык подкаст төшерү һәм балалар өчен иҗади мәйданчык эшләде, ә кичләрен шигъри чаралар, иммерсив спектакль һәм гала-концерт тәкъдим ителде. «Әдәби фест» фестиваленең «Багышлау» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдән репортаж тапшырачакбыз. Бу сүзнең, моңның һәм хисләрнең очрашуы иде.











